Татарстанда предприятиеләрдә яшьләр белән эшләү стандартын булдырачаклар

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Татарстанда предприятиеләрдә яшьләр белән эшләү стандартын булдырырга планлаштыралар. Моның өчен махсус Координация советы булдырылган. Аның беренче утырышы ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган эшче яшьләрнең республика форумында узды.

"Советка республиканың барлык төп министрлыклары һәм эре предприятиеләр вәкилләре керде. Без предприятиеләрдә яшьләр белән эшләү буенча мәгълүматлар базасын һәм стандартны булдырырга һәм аңа туры килми торган барлык оешмаларны да тарттырырга телибез", - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республиканың 41 предприятиесе белән яшьләр белән эшләү буенча статистика җыелган. Ел дәвамында оешмаларның максималь саныннан мәгълүмат алу планлаштырыла.

Татарстан мондый совет төзегән беренче төбәк булды, моңа кадәр федераль орган гына бар иде. Алга таба шундый ук киңәшмә органнарын бөтен Россия буенча оештырачаклар, дип сөйләде «Яшь белгечләргә ярдәм итү Үзәге» ФДБУ җитәкчесе Анатолий Зорин.

"Татарстанда Координация советы барлыкка килүгә мин бик шат. Без моны хуплыйбыз һәм республика вәкилен федераль советка җибәрәбез", - дип белдерде спикер.

Иң элек советка бүгенге көндә республика предприятиеләрендә алып барыла торган эшләр турында статистик мәгълүматлар тәкъдим иттеләр. Аннары 2019-2025 елларга кабул ителгән «Татарстан Республикасының эшләүче яшьләре» дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча хисап бирелде.

"Предприятиеләрдә яшьләр белән эшләү төрлечә төзелә. Без исә иң яхшы тәҗрибәләрне берләштерергә һәм аларны бөтен республика буенча таратырга тырышабыз«, - дип хәбәр итте “Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр берлеге " төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Айдар Сагетдинов.

Утырышта «Татнефть» ГАҖ персоналы белән эшләү идарәсе башлыгы Андрей Глазков яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

«Бездә гадәттәгечә бик күп чаралар уза. Алар берничә төркемгә бүленә: Профессиональ компетенцияләрне үстерү буенча, soft skills, шулай ук мәдәният һәм спорт белән бәйле чаралар», - дип сөйләде ул.

Пандемиягә карамастан, компанияләр чараларның күп өлешен, өлешчә онлайн-режимга күчереп, үткәрә алды, дип ассызыклады «Татнефть»ГАҖ вәкиле.

Предприятиеләрдә яшьләр белән эшне яхшырту буенча Координация советының беренче утырышына Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов йомгак ясады.

"Яшьләрнең сәнәгать предприятиеләрендә эшләве кирәк, чөнки аннан башка алга таба үсеш һәм киләчәк булмаячак», — дип тәмамлады ул.

Координация советы утырышын елга ике тапкыр үткәрергә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International