2020 елның 21 декабре, дүшәмбе
Яңа ел алды ыгы-зыгы аркасында, татарстанлылар ковидка каршы чаралар турында оныта, шуңа күрә Татарстанда Cavid-19 авыручылар саны арта. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әнә шундый фикер белән уртаклашты.
«Кешеләр яңа ел ажиотажында, кызганычка каршы, профилактика чаралары турында оныта. Сәүдә үзәкләрендә булганда без моны күрәбез. Сатып алу, бүләкләр артыннан йөргәндә, кызганычка каршы, битлекләрен төшерәләр, аны кияргә оныталар. Яңа ел алды ажиотаж профилактика чараларын үтәү өлешендә бераз йомшара», - дип билгеләп үтте спикер.