Татарстанлылар җир эшләренә ордер һәм онлайн кертүгә рөхсәт ала алачак

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

2020 елның  22 декабре, сишәмбе

Республикада ноябрь башында тест форматында эшләтеп җибәрелгән «Мин строю» платформасын яңарттылар. Системага тагын дүрт яңа онлайн-хезмәт өстәделәр, хәзер алар сигезгә җитте. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Шулай итеп, Татарстан халкы җир кишәрлегенең онлайн-шәһәр төзелеше планын, җир эшләре өчен ордер, файдалануга тапшыруга рөхсәт ала алачак. Моннан тыш, цифрлы форматта газ бүлү челтәрләренә тоташтыру өчен шартлар тудырыла башлады",-диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Тиздән суперсервиска «Электр челтәрләренә техник тоташтыру өчен гариза бирү»хезмәте өстәләчәк.

ТР Төзелеш министрлыгында билгеләп үткәнчә, платформаның максаты-хезмәт күрсәтү вакытын кыскарту һәм дәүләт белән хезмәттәшлек сыйфатын арттыру. Мәсәлән, платформа эшли башлаганнан бирле, хезмәт күрсәтүне рәсмиләштерүгә гариза бирү вакыты уртача алганда, тугыз тапкыр кимегән.

Сервис «Цифрлы икътисад»илкүләм проекты буенча оештырылган. Бүген платформа республиканың Саба һәм Әлмәт районнарында сынала. Киләсе елда ул республиканың барлык кешеләренә дә ачык булыр дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International