Әлки районыннан егерме өч бала Республика Чыршы бәйрәмендә катнашачак

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

2020 елның  22 декабре, сишәмбе

Республикада иң төп Яңа ел чараларының берсе булган бәйрәмгә фән олимпиадаларында, спорт ярышларында җиңүчеләр, уку алдынгылары барачак. Бу истәлекле чарада Югары Әлморза төп мәктәбеннән «Яшь Кулибиннар» да катнашу бәхетенә иреште.

Президент чыршысы 25 декабрьдә «Татнефть-Арена»боз сараенда узачак. Оештыручылар популяр артистлар катнашында кызыклы программа әзерләделәр. Чарада 9 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Татлы бүләкләр белән бергә тамашачыларга саклагыч битлекләр дә таратылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International