2020 елның 22 декабре, сишәмбе
Бүгенге көндә терлекне идентификацияләүнең бердәм системасында 14 мең баш теркәлгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте.
«2020 елның октябреннән республикада мөгезле эре терлекләрне маркировкалау һәм идентификацияләү процессы башланды. Алдан ук Арча һәм Балтач районнары базасында дәүләт ветеринария хезмәтенең зур авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән терлекләрне Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелеге федераль хезмәтенең номерлары белән маркировкалау кирәклеге буенча хезмәттәшлек процесслары эшләнде. Бүген республиканың барлык 43 районында чиплаштыру эшләре бара», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Аларның сүзләренчә, исәпкә алуның бердәм системасын тулысынча керткәннән соң хайваннарны алмаштыру һәм мәҗбүри вакцинациясез күчереп булмаячак, шулай ук инфекция таралуның мөмкин булган чыганагын ачыкларга мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, хайванның номеры буенча аның туу датасын һәм урынын билгеләргә, шулай ук аның белән үткәрелгән барлык манипуляцияләр турында белергә мөмкин. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/22-12-2020/tatarstanda-14-me-m-gezle-ere-terlekne-chiplashtyrgannar-5794568
Архивтагы фото