Яңа ел каникулларында татарстанлылар 300дән артык чара күрә алачак

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

2020 елның  22 декабре, сишәмбе

Болгар, Зөя һәм Алабугада музейга килүчеләр өчен танып-белү экскурсияләре әзерләделәр. Яңа ел каникулларында Татарстанлылар 300дән артык чара күрә алачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдгамова хәбәр итте.

"Чаралар биналарда да, урамнарда да узачак. Күпчелек чаралар һәм спектакльләр тиздән башланачак һәм Яңа ел каникуллары ахырына кадәр дәвам итәчәк, - диде Юлия Әдгамова. 

Болгар, Зөя һәм Алабугада музейга килүчеләр өчен танып-белү экскурсияләре әзерләнде инде, дип өстәде ул. Шулай ук, Казан кремлендә Екатерина Великаяның Яңа ел бал-маскарады узачак.

 Яшел Үзәндә 31 декабрь көнне 18:00 сәгатьтә “Авангард” стадионында, 19:00 сәгатьтә “Мирный” бизнес үзәге мәйданында зур шоу-программа күрсәтеләчәк.

Архивтагы фото

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International