2020 елның 23 декабре, чәршәмбе
Бу ялларда узган «Татарстанның бадминтон өметләре» ярышларында Базарлы Матак мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Екатерина Леонтьева ялгыз разрядта республиканың беренче ракеткасы булды. Парлы һәм катнаш разрядта икенче урынны алды. Шул ук мәктәптән Нургалиев Кәрим белән катнаш разрядта уйнап, безнең спортчылар Сабадан калыштылар.
Шулай итеп, Кәрим үз яшь категориясендә Татарстанның икенче ракеткасы булды. Яшь бадминтончылар медальләрдән тыш премияләр, шулай ук шөгыльләнү өчен инвентарьлар алдылар . Ике спортчы да бадминтонга 4 яшьтән, алар тренер Максим Муштаков шәкертләре.