2020 елның 23 декабре, чәршәмбе
29 декабрьдә 10.00 сәгатьтә район мәдәният йорты бинасында Әлки районы эшмәкәрләре Иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы була. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
- 2021 елда салым законнарындагы үзгәрешләр;
-кече бизнеска региональ ярдәм чаралары;
- авыл хуҗалыгында ярдәм чаралары;
- яңа коронавирус йогышын профилактикалау буенча киңәшләр (COVID-19);
- эшмәкәрлекнең башка актуаль мәсьәләләре дә.
Барлык эшмәкәрләрне дә чакырабыз! Белешмә өчен телефон: 21-7-36.