Ялларда Татарстанда буран көтелә

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Ялларда Татарстанда буран көтелә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган КЧС комиссиясе утырышында Татарстан Гидрометеорология үзәге башлыгы Сергей Захаров хәбәр итте.

«Төнлә явым-төшемсез. Көндез республиканың көнбатыш районнарында кар көтелә, урыны белән буран. Җил көньяктан, урыны белән көчәйгәндә 15-20 м/с га кадәр көчле җил», — дип сөйләде якындагы ял көннәрендә һава торышы турында ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы.

Төнлә республиканың кайбер районнарында температура -22гә кадәр. Көндез термометр баганасы 14 градустан түбән төшмәячәк. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International