Авдонина Яңа елны гаилә белән ничек куркынычсыз каршыларга икәнен сөйләде.

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Яңа елны бәйрәм иткәндә Covid-19 ны эләктереп алмасын өчен, бәйрәмне гаилә әйләнәсендә билгеләп үтү яхшырак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгълүмат узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Без бүгенге көндә 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасындагы элемтәләрне минимальләштерергә кирәк дип әйтәбез. Шулай да, аларны котларга киләбез икән, бу, һичшиксез, кыска вакытлы визит булырга тиеш. Әгәр дә туганнары озак вакыт үзара аралашмаган икән, экспериментламау һәм Яңа елга җыелмау яхшырак», — диде Авдонина.

Аның сүзләренә караганда, Яңа елны бер фатирда яки йортта яшәүче туганнары белән бәйрәм итү куркынычсыз булачак.

Спикер татарстанлыларга бәйрәмне саф һавада билгеләп үтәргә киңәш итте. Бу дүрт стена эчендә утыруга караганда күпкә куркынычсызрак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International