Рөстәм Миңнехановның зур матбугат конференциясе беренче тапкыр онлайнда булачак

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Президентының журналистлар белән традицион очрашуының турыдан-туры трансляциясен республика массакүләм мәгълүмат чаралары сайтларында һәм социаль челтәрләрдә карарга мөмкин булачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген узып баручы ел нәтиҗәләренә багышланган зур матбугат конференциясе уздырачак. Чара бүген иртәнге сәгать 11дә башлана һәм беренче тапкыр онлайн трансляцияләнәчәк.

Федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу мәйданчыгы итеп быел Татарстан Республикасы милли китапханәсе сайланды, ул ТАССРның 100 еллыгы елында республика халкы өчен бүләкләрнең берсе булды. Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә республика үсешенең төп күрсәткечләрен яңгыратыр, 2020 елда Татарстанда узган вакыйгаларга бәя бирер, киләсе елга планнар да булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International