2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе
Федераль ярдәм белән республика 70 яңа мәктәп автобусы алды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов автобусларның символик ачкычларын районнарга тапшырды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара республиканың Дәүләт Советы каршындагы мәйданда булды, символик ачкыч тапшыру тантанасында республика районнары вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, хәзерге вакытта мәктәп автобусларыннан башка булмый. Бүген республикада 800дән артык автобус эшли.
"Болар барысы да балалар өчен эшләнә — мәгариф учреждениеләрен модернизацияләү программасы да, яңа мәктәпләр төзү, полилингваль комплекслар төзү, мәктәпләрне транспорт белән тәэмин итү— болар барысы да балалар авылда да, шәһәрдә дә сыйфатлы белем алу мөмкинлеге булсын өчен эшләнә», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.