2020 елның 25 декабре, җомга
Бүген бу хакта район башкарма комитетының хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе утырышында ТР буенча Росгвардиянең Чистай шәһәре Идарәсенең лицензия-рөхсәт эше бүлеге инспекторы Сабина Камалеева сөйләде. Комиссия түләүләрне исәпләү мәсьәләсе буенча уңай карар кабул итте. Ир-атлар корал бәясенең 50% күләмендә компенсация алачак, бу һәр тапшырылган корал өчен 1500 сум тәшкил итәчәк.
Сабина Камалеева билгеләп үткәнчә, түләү алырга теләгән гражданин я ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәсенә, я Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт эше буенча территориаль бүлекчәләренә мөрәҗәгать итә ала.