2020 елның 25 декабре, җомга
Бүген Салман авылында яшәүче Мифтеев Вәлиулла Вәлимөхәмәт улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны котларга Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов, Салман авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Фәнзилә Шәрәфиева килделәр . Россия Президенты исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.