Әлки районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышында Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен куркынычсыз үткәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 26 декабре, шимбә

2020 елның 26 декабре, шимбә

Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин алып барды.

Район форпост оешмасы җитәкчесе Ксения Волкова районда 650 кешене берләштерүче ирекле халык дружинасы  отрядларының бәйрәм көннәрендә көчәйтелгән режимда кизү торачагын әйтте.

Үргәгар авыл җирлеге башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов бәйрәмнәрне тыныч, имин үткәрү буенча үзләрендә нинди эшләр башкарылуы тәҗрибәсе белән уртаклашты. Җирлектә 358 татар һәм 36 үзбәк милләтле кеше яши. Җирлек башлыгы авылга Урта Азиядән күченеп кайткан үзбәкләрнең өйләрендә булып, даими аралаша, хәл-әхвәлләрен белешеп тора икән.  Читтән кайтып урнашкан халык белән үргәгарлеләр үзара тату, аңлашып яшиләр, каршылыклар булганы юк.

Әнвәр Рәхимҗанов авылда кеше яшәми торган 12 йортны, бала-чага зыян эшләмәсен өчен, ишек-тәрәзәләрен каплап куюлары хакында әйтеп узды.  Буш йортларны карап-күзәтеп тору анда  читтән билгесез кешеләр килеп урнашмасын, ут-күз чыкмасын өчен дә кирәк.

Район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Денис Шипигин авылларда  чит-ят автомобильләргә, таныш булмаган кешеләргә битараф калмау, бу хакта полициягә хәбәр итү зарурлыгы хакында сөйләде. Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов исә аучыларның урманда кешеләр яшәү билгеләренә, әйтик, шалашларга тап булганда авыл җирлеге советына яисә полициягә хәбәр итү кирәклеге хакында искәртелүен әйтте.

Александр Никошин җирлек башлыклары алдына авыллардагы күп балалы гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкәннәр, инвалидлар турында аерата кайгырту бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International