Рөстәм Миңнеханов район хастаханәләренә яңа машиналар тапшырды

2020 елның 26 декабре, шимбә

 

2020 елның 26 декабре, шимбә

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында авыл хастаханәләренә 88 яңа машина – 53 «Лада грант» һәм 35 «УАЗ»машинасы тапшырды.

Тантаналы чара бүген республиканың ЮХИДИ идарәсе мәйданчыгында узды. Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә коронавируска каршы катлаулы шартларда эшләргә туры килгән барлык медикларга рәхмәт белдерде.

"2020 ел безгә сәламәтлек саклау системасының моңа ни дәрәҗәдә әзер булуын күрсәтте. Сез коронавирус инфекциясенә каршы тора алдыгыз. Болар барысы да сез медицина ярдәмен лаеклы күрсәтә алуыгыз аркасында», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Барлык автомобильләр дә федераль бюджет акчасына сатып алынды. Һәр хастаханәгә икешәр машина бүлеп бирелгән.

Республика Президенты автопаркны тулыландыру медикларга вакытында пациентларга ярдәм күрсәтергә ярдәм итәр, дип ышана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International