2020 елның 26 декабре, шимбә
Бүген йорт буенча җаваплылар җыелышы булды.
Киңәшмә барышында суүткәргеч һәм канализацияне ремонтлау буенча сораулар яңгырады, 2020 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды.
Нәтиҗәле хезмәте өчен идарәче компания җитәкчесе Р. Г. Латфуллина Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, шулай ук Төзүчеләр урамы 17-нче номерлы йорт буенча җаваплы Сафина Ф. Ш., Тынычлык урамы 1-нче номерлы йорт буенча җаваплы кеше Гыймадиева Ф. Р һәм М. Җәлил урамы 23-нче номерлы йортта яшәүчеләр Мактау грамоталары белән бүләкләнде