Әлкилеләрне чаңгы юлына чакыралар

2020 елның 27 декабре, якшәмбе

2020 елның 27 декабре, якшәмбе

Район үзәгендә 2 гыйнвар көнне 12:00 сәгатьтә саф һавада чаңгыда йөрү булачак.

Яңа ел каникулларында чаңгы базасы 2 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр 15:00 дән 19:00 гә кадәр эшләячәк. Теләгән кешеләр чаңгыларны вакытлыча файдалануга ала алала. Прокатның бәясе - балалар өчен 50 сум һәм өлкәннәр өчен 100 сум. Бу хакта яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге начальнигы Илмир Шәфиев хәбәр итте.

Малайлар һәм кызлар вакытны күңелле үткәрә алалар, ә иң мөһиме-файда белән. Ә тагын бу гаилә белән саф һавага чыгу өчен менә дигән сәбәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International