2020 елның 27 декабре, якшәмбе
Чуаш Кичүе авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Хәсәнова Тәскирә Заһит кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әлки муниципаль районы Башлыгы Александр Федорович Никошин исеменнән юбилярны Әлки районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Вәли улы Йосыпов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Идрис улы Хәмитов һәм Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Нурахмәт улы Зәйдуллин котлады. Юбилярга Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның шәхси котлавы һәм бүләкләр тапшырылды.