2020 елның 28 декабре, дүшәмбе
Татарстан башкаласында каратэ киокусинкай буенча «Казан Кремле» Бөтенроссия турниры узды.
Ярышларда Россиянең 12 төбәгеннән 520 каратист катнашты. Безнең егетләр һәм кызлар тренер Андрей Зиньков җитәкчелегендә ике беренче, өч икенче һәм җиде өченче урынны яуладылар. Дарья Лычникова һәм Софья Бухарова алтын медальләргә лаек булды.
Тренер сүзләренә караганда, спортчылар лаеклы чыгыш ясадылар, рух көчен күрсәттеләр.