Әлки юлчылары балалары өчен яңа ел бәйрәме үткәрелде

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Базарлы Матак авылының үзәк паркында «Алексеевскдорстрой» җәмгыяте хезмәткәрләре гаиләләре өчен яңа ел тамашасы оештырдылар.

Саф һавада чараны район мәдәният йорты артистлары оештырды. Балалар Яңа ел персонажлары: үгез Федя, Кар бабай, тычкан, Шүрәле кызы Шишига, Убырлы карчык һәм, әлбәттә, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә вакытны күңелле үткәрделәр. Малайлар һәм кызлар бер урында тормады, җырладылар һәм биеделәр, шулай шул мондый геройлар белән ничек бер урында торасың ди.

Тамаша тәмамланганнан соң балалар әти-әниләре белән әйлән-бәйләнгә бастылар. Әкият персонажлары белән бергә алар яңа ел җырлары җырладылар, биеделәр. Аннан соң балаларга татлы ризыклар өләштеләр, ә малайлар һәм кызлар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләде.

«Алексеевскдорстрой» җәмгыятенең Әлки участогында 188 кеше эшли. Бүген 182 бала Яңа ел бүләкләре алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International