2020 елның 28 декабре, дүшәмбе
«Республика Татарстан»газетасы 22 декабрь көннендәге санында "Әлки районы: актив тормышка ковид комачауламый" дигән зур материал бастырып чыгарды.
«Беренче авыздан» рубрикасы астында район Башлыгы белән әңгәмә бастырылды. Александр Никошин журналист белән әңгәмәдә спутник-фермалар булдыру, кече авылларны саклауда аларның роле турында җентекләп сөйләгән. Ул шулай ук «Хузангай»да быел сөт ник аз, дигән сорауга да җавап биргән. Район башлыгы район үсешендә райондашларның роле турында җентекләп сөйләгән, Әлки якташлыгын ныклы терәк дип атаган. Моннан тыш, Александр Федорович спорт казанышларына җентекләп тукталган, үзе дә шахмат уйнарга яратуын билгеләп үткән.
Басмада шулай ук «Хузангай» җәмгыятенең ярмаларны эшкәртү заводыннан репортаж, Сиктермә-Хузангай авылындагы яңа балалар бакчасы, район территориясендә «Безнең ишегалды»Президент программасын гамәлгә ашыру турында материал бар.
Каләмдәшләребез бер материалда районның үткәне, бүгенгесе, перспективалары турында язган. Яңа ел алдыннан чын-чынлап рухи, позитив публикация.