Россиядә гыйнвар аеннан коронавирустан прививка ясатучы паспорты бирә башлаячаклар

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

2020 елның 29 декабре,сишәмбе

Электрон паспортны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта табарга мөмкин булачак.

Киләсе ел башыннан Covid-19дан прививканы ясатучыларның шәхси кабинетында вакциналаштырылучы паспорты барлыкка киләчәк. Бу хакта ТАСС РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән хәбәр итә.

« Без гыйнвар аенда дәүләт хезмәтләре сайтында автомат режимда вакциналаштырылучы паспорты алу мөмкинлеге булыр дип планлаштырабыз», — дип билгеләп үтте Мурашко.

Ул искә төшергәнчә, Covid-19дан вакцина алган пациентлар турында мәгълүмат кертә торган электрон ресурс эшли. Соңгы өч атнада Россия регионнарына 507 мең доза вакцина җибәрде, шул исәптән 5,9 мең доза — Татарстанга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International