Әлки районы: фактлар һәм рекордлар

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

2020 елның 29 декабре,сишәмбе

* Әлки якташлыгы ТР Муниципаль берәмлекләр Советы үткәрә торган «Елның иң яхшы якташлыгы» конкурсында икенче ел рәттән икенче урынны алып тора.

* Гимназия янында язучы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Яңа Камка авылында туып-үскән Нәби Дәүлигә һәйкәл куелды. Эшләрне район якташлыгы оештырды.

* Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» китабын инглиз теленә тәрҗемә ителде.

• Геройлар аллеясында реконструкция үткәрелә. Ут белән яктыртылучы биек металл стелла урнаштырылды.

• Базарлы Матактан Әмир Фаварисов Эльбрус тавын яулады. Ул физкультура һәм спорт академиясе студенты.

* Республиканың иң карт 76 яшьлек студенты «Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы» мәдрәсәсенең дүртенче курсында укучы Каюм Фәсахов район үзәгендә яши.

• Районда быел малайлар ике тапкыр күбрәк туган. Агымдагы елның 11 аенда 94 бала дөньяга килгән.

* Иң биюле авыл дип, укучыларыбыз фикеренчә , яңа Үргәагар авыл җирлеге танылды. Гаваз Закировның Президент сайлаганда һәм каз өмәләрендә әбиләр биюе беркемне дә битараф калдырмагандыр, мөгаен.

* Елның иң күп укылган яңалыгы - җәйнең иң кызган вакытында Яңа ел чыршысын урнаштыру. 11 метр биеклектәге ясалма чибәркәйне эшләнмәнең сыйфатын тикшерү өчен җыйганнар. Күпләр чыршы фонында җиңел күлмәк киеп фотога төшәргә ашыкты.

• Иң резонанслы мәкалә-Зур Алан авылы, аның бердәнбер кешесе Григорий Федосеев турында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International