2020 елның 29 декабре,сишәмбе
Биш ел эчендә янгын хәбәрчеләре аркасында Татарстаннан 116 кеше коткарылды,шул исәптән 49 бала. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.
"2016 елдан башлап Татарстан гаиләләре йортларында 250 меңнән артык янгын хәбәрчеләре урнаштырылды. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча аларны сатып алу өчен 40 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде», — дип сөйләде ведомство башлыгы.
Хәбибуллин сүзләренә караганда, янгын хәбәрчеләре булып та, кешеләргә уттан котылырга ярдәм итмәгән очраклар да булган. Әйтик, 23 декабрьдә республиканың Зәй районында шәхси йортта янгыннан хуҗасы үлгән.
«Йорт хуҗасы тәмәке төтенен янгын хәбәрчесе хәбәр итмәсен өчен, аны сүндереп куйган», - дип өстәде Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы.