Татарстан финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачетында беренче урында

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

2020 елның 29 декабре,сишәмбе

Республика халкы финанс грамоталылыгы буенча 90 меңнән артык тапкыр онлайн-зачет уздылар, әлеге күрсәткеч буенча республика Россия Федерациясенең барлык төбәкләре арасында лидер булды.

Эшмәкәрләр өчен аерым зачет узды, алар 2,3 мең тапкыр тестлаштыруда катнаштылар. Бу күрсәткеч буенча Татарстан шулай ук Россиядә беренче урынны алды. Биремнәрне катнашучыларның өчтән бер өлеше үтәде. Бу хакта Россия Банкы хәбәр итә.

"Татарстанлылар финанс белемнәренең югары дәрәҗәсен күрсәтте-республика катнашучыларының өчтән ике өлеше аны уңышлы тапшырды.Онлайн-зачет кешеләргә финанс продуктлары, хезмәтләре һәм үз хокукларын яклау мөмкинлекләре турындагы белемнәрдә үзләрен тикшерергә, ә Россия Банкына финанс агарту буенча киләчәк эшнең төп юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирә", - диелә хәбәрдә.

Бөтенроссия онлайн-зачетын оештыручылар-Россия Банкы һәм стратегик инициативалар агентлыгы. Ул илдә өченче тапкыр узды. Анда 450 меңнән артык россияле катнашты. Тестны уңышлы үтәр өчен, ким дигәндә, 30 сорауның 20сенә дөрес җавап бирергә кирәк иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International