Инфекционист ни өчен Covid-19 белән авыручылар саны артуы мөмкинлеген аңлатты.

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре коронавирус белән авыручылар санының артуына китерергә мөмкин. Бу хакта йогышлар өлкәсендә халыкара белгечләр Ассоциациясе Президенты, йогышлы авырулар буенча Сәламәтлек саклау министрлыгының элекке штаттан тыш баш белгече Ирина Шестаковага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Белгеч сүзләренә караганда, бәйрәмнәрдә кешеләрнең элемтәләре артачак. Моннан тыш, авырулар санының артуына социаль дистанция булмау, өлкән яшьтәгеләргә визит ярдәм итәргә мөмкин.

«Сез гаилә өстәле артында дистанцияләүне күз алдыгызга китерәсезме?<…>Үсеш булырга мөмкин. Эш буенча без бер-беребездән изолицияләнгән кебек, ләкин әгәр без өлкән туганарыбызга кунакка барабыз икән, кызганычка каршы, үзебез дә белмичә аларга авыру йоктыра алабыз, өстәвенә, бездә Ауропада кебек катгый чикләүләр юк», — дип аңлатты ул.

Шестакова фикеренчә, илдә бәйрәмнәрдән соң нинди санитар-эпидемиологик вәзгыять булуга карап, коронавирус чикләүләрен йомшарту яки көчәйтү турында Карар кабул итәргә кирәк.

«Барысын да ябып куябыз икән, килешәсездер, кешеләр моңардан туя, арый һәм  тагын да күбрәк хата ясый», — дип нәтиҗә ясады белгеч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International