Кәгазьдә генә калмасын

2013 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Утырыш район эчке эшләр бүлеге начальнигы, комиссия рәисе урынбасары Сергей Ерыгановның чыгышын тыңлау белән башланып китте. Аның әйтүенчә, тормыш бездә чынлап та тыныч икән бит, үткән ел нәтиҗәләре дә төрле җинаяьләрнең саны шактый кимүне раслый. 2012 елда районда 159 җинаять теркәлгән, бу алдагы 2011 ел белән чагыштырганда 26,4 процентка кимрәк. Сергей Петрович җинаятьләрнең 2009 елдан башлап кимүгә йөз тотуын ассызыклады. Мөгаен, җинаятьләрнең ачылуы, гаеплеләрнең тиешле җәзасын алуы да сәбәпчедер моңа: шәхескә каршы кылынган 49 җинаятьнең барысы да, урлау белән бәйле 68 җинаятьнең 41 е ачылган.

Ел дәвамында җәмәгать урыннарында 17, урамнарда 14 җинаять теркәлгән, алар да алдагы чор белән чагыштырганда шактый ким.

– Безнең бүлектәге хезмәткәрләр саны район территориясендә җәмәгать тәртибен саклау өчен җитеп бетми, шуңа да ирекле халык дружиналары эшчәнлеген торгыздык, бу безгә кичен һәм төнге сәгатьләрдә торак пунктларда патрульлек итү мөмкинлеген бирә. Полиция  хезмәткәрләре һәм ирекле халык дружинасы әгъзалары объектларда каравылчыларның бармы икәнен тикшерәләр, имин булмаган гаиләләргә баралар, исәптә торучы үсмерләр белән эшлиләр, – диде Сергей Ерыганов.

Җинаять кылуны кисәтү турында сөйләшкәндә сүз нигездә үсмерләр, балигъ булмаганнар турында барды. Эчке эшләр бүлеге начальнигы да укучыларда җаваплылык һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү өчен "ФОРПОСТ" яшьләр оешмалары үзәге һәм хокук бозуларны кисәтү отрядлары төзелүен (бүген районда 27 шундый отряд бар икән), аларның төрле чаралар, дискотекалар үткәргәндә тәртип саклауда актив катнашуын билгеләп үтте. Шулай ук балаларга хокукый белемнәр бирүгә дә игътибар зур, ә  "2013-2015 елларга хокук бозуларны профилактикалау программасы"н тормышка ашыру өчен район бюджетында 1 млн. 419 мең сум акча каралган.

Балигъ булмаганнар тарафыннан законсыз гамәлләр кылуны кисәтү темасын мәгълүмати-методик үзәк методисты Гөлминкә Мәрдиева үз позициясеннән чыгып яктыртты, ягъни мәктәпләребездәге укытучы һәм тәрбиячеләрнең эшләре турында сөйләде. Барлык 26 мәктәптә дә хокук бозуларны кисәтү отрядлары оештырылган, алар составында – укучылар үзләре. Үсмерләр төрле чараларда катнашалар, авыр хәлдә калган иптәшләренә, әби-бабайларга булышалар, гомумән, игелекле эшләр башкаралар. Алар шуның өстенә төрле бәйгеләрдә дә катнашып, алдынгы урыннар да яулыйлар икән.

Педагогларга балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, инспекция, үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре белән дә элемтәдә торырга туры килә, класс җитәкчеләре төрле семинарларда осталыкларын арттыралар. Күп санлы түгәрәкләр, спорт секцияләренең дә максаты һаман шул бер – балаларның буш вакытын файдалы итү, аларның закон бозуына юл куймау.

Төрле түгәрәкләрнең күп булуы яхшы, билгеле, әмма аларга язылган һәр бала да һәр дәрескә йөри микән соң? Гомумән, ул секцияләр барысы да эшлиме, әллә кайберләре исәпкә бар, санга юкмы? Утырышта шундыйрак шик-сорау да яңгырады, түгәрәкләр эшчәнлегенә дә контроль кирәк, дигән фикер әйтелде. Моның белән килешми мөмкин дә түгел. Балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениедә бүгенге көндә 18 бала исәптә тора. Шул ук вакытта алар барысы да диярлек төрле спорт секцияләренә, түгәрәкләргә язылган. Әгәр иҗат белән, спорт белән актив шөгыльләнсәләр, тәртип бозарга вакытлары калыр иде микән аларның?

Комиссия утырышында "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Разина, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина, район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Наталья Петухова, Кошки авыл җирлеге башлыгы Әлфирә Нуртдинова чыгыш ясап, һәркайсы үз оешмалары эшчәнлеге турында сөйләде. Мәсәлән, Ольга Разина төрмәдән кайтучыларга тормышка яраклашуда ничек булышуларына тукталды. Үткән елда районда шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән 89 кеше булган, 15 гражданин иректән мәхрүм итү урыннарыннан әйләнеп кайткан. Кайтучыларның 6 сы эшкә урнаштырылган,  4 се мәшгульлек үзәгенә исәпкә куелган, 2 се туберкулез диспансерында дәвалана, 2 се вафат булган, ә берсе киредән төрмәгә утырырга өлгергән.

Утырып кайтучыларны "тыныч" тормышка өйрәтү өчен күп нәрсә эшлиләр икән "Кайгырту" үзәге хезмәткәрләре: акчалата ярдәм күрсәтелә, документлары әзерләнә, төрле әңгәмәләр үткәрелә… Бу чаралар әлеге кешеләрнең кабат хокук бозуларына юл куймас өчен үткәрелә, билгеле.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова җинаятьләрне кисәтү чараларының гамәлдәгеләрен җанлырак, үтемлерәк итәргә кирәк, алар кәгазьдә генә калмасын, отчет өчен генә булмасын, реаль нәтиҗәләр китерсен иде, дигән теләген җиткереп, комиссия утырышының карары белән таныштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International