2020 елның 30 декабре, чәршәмбе
"Полиция Кыш бабае" - профилактик юнәлешле акция. Коронавирус пандемиясе белән бәйле кыенлыкларга карамастан, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре быел да үз акчаларына балалар өчен бәйрәм бүләкләре әзерләгән. Полициядә профилактик исәптә торучы 27 гаиләдә бүген 52 бала тәрбияләнә. Тәртип сакчылары аларга татлы ризыклар, уенчыклар, шулай ук кием-салым сатып алган. Полиция Кыш бабае балаларга бүләкләр өләште, тормышлары турында сорашты. Малайларга һәм кызларга җәмәгать урыннарында куркынычсызлык һәм тәртип кагыйдәләрен аңлатты. Яңа елда сәламәт, тәртипле булуларын, яхшы укуларын теләде.