Казан парк һәм скверларында «Әкияти сәяхәтләр» әзерләгән.

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Казан халкы һәм кунаклары өчен Казан парк һәм скверларында «Әкияти сәяхәтләр»  әзерләгән. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе хәбәр итә.

Яңа ел, кыш һәм яхшылык турында аудиоязмаларны шәһәрнең 10 танылган кешесе рус, татар һәм инглиз телләрендә яздырдылар. Әкиятләрне Яңа ел парклары буйлап йөргәндә тыңларга була.

«Ак Барс» ХК үзәк һөҗүмчесе Виктор Тихонов бертуган Гриммнарның «Эльфа һәм башмакчы»әкиятен сөйли. ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский Маршакның «12 ай»н яңгырата. Владимир Сутеевның «Елка» әкиятен парклар Дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров, ә «Юлбасма» нәшрияты директоры Гүзәл Хәсәнова «Ай кызы Зөһрә»дип аталган татар легендасын укый.

Паркларда проектның сайтына алып баручы QR-кодлы мәгълүмати табличкалар урнаштырылган, анда онлайн әкиятләр тыңларга мөмкин. Аларны Горький исемендәге паркларда, «Черек күл», Урицкий исемендәге, «Комсомолец» паркларында, «Имәнлек» урманының керү мәйданында, Горкино-Әмәт урманында, Аккош һәм Комсомол күлләре территориясендә очратырга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International