2020 елның 30 декабре, чәршәмбе
Татарстанда тагы 4 кеше коронавирустан үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Корбаннар: 1935 елда туган хатын-кыз, 1953 елда туган ир-ат, 1957 елда туган хатын-кыз һәм 1958 елда туган хатын-кыз.
"Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Пандемия башланганнан бирле 30 декабрьгә кадәр Covid-19дан 189 үлем очрагы теркәлгән.