2020 елның 30 декабре, чәршәмбе
Бүген район үзәк хастаханәсендә дәваланучы балалар өчен яңа ел бәйрәме оештырылды. Әлки районы башлыгы урынбасары Рәшит Әбрар улы Билалов һәм Базарлы Матак РҮХ баш табибы балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм татлы бүләкләр тапшырдылар.