2020 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе
Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективы «Шәфкатьлелек чыршысы»хәйрия акциясе үткәрде.
Укучылар һәм укытучылар өйдә тәмле ризыклар әзерләгәннәр, бәйләнгән һәм чигелгән эшләнмәләр алып килгәннәр. Аларны саткан акчага Яңа ел бүләкләре алдылар. Кыш Бабай һәм Кар кызы мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм ялгыз өлкәннәргә татлы бүләкләр өләштеләр.