Район Башлыгы Александр Никошинның Яңа ел белән котлавы

2020 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

2020 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Кадерле әлкилеләр һәм хөрмәтле якташлар!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм !

Якыннарыбыз белән бәйрәм өстәле артында  яңа ел курантлары сукканны көткәндә без, гадәттәгечә, иң якты вакыйгаларны искә алабыз, киләчәккә өмет белән планнар корабыз.

2020 нче ел Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм Дан елы булды. Хәзерге вакытта исән булган ветераннарга, шулай ук сугыш һәм Хезмәт Геройларының истәлеген мәңгеләштерүгә аерым игътибар бирелде. Татарстанда узып баручы ел ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елы дип игълан ителде. Август аенда районыбызның 90 еллык юбилеен билгеләп үттек. Быел үткәрелгән төрле чаралар шушы юбилей даталарына багышланган иде. Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау елның мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгасы булды.

Узып баручы ел барыбыз өчен дә җиңел булмады, чөнки коронавирус эпидемиясе икътисад, социаль өлкә, ә иң мөһиме-кешеләр өчен чын сынау булды. COVID-19 белән бәйле чикләүләргә карамастан, район предприятиеләре тарафыннан массакүләм кыскартулар булмады, хезмәт хакын һәм пособиеләрне вакытында түләү мәсьәләсе контрольдә тотылды.

Эчке муниципаль продукт структурасында төп өлешне (80 %) авыл хуҗалыгы алып тора. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, 2020 елда районның аграр тармагында күп күрсәткечләр буенча уңай динамика күзәтелә. Агымдагы елның 11 аенда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме 3 млрд. 982 млн. сум тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 300 млн.сумга күбрәк. Бөртекле һәм кузаклы культураларның тулай җыемы 145 мең 655 тонна тәшкил итте, бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 34,6 центнер тәшкил итте. Киләсе ел уңышы өчен 23 мең 777 га уҗым чәчелгән.

Безнең район тотрыклы үсеш курсын дәвам итте, монда һәркемнең дә өлеше бар. Узып баручы елда районны төзекләндерү буенча эш башкарылды: юллар һәм күперләр ремонтланды, яңа спорт мәйданчыклары төзелде, социаль учреждениеләргә һәм торак өлкәсенә капиталь ремонт ясалды, парк һәм скверлар төзекләндерелде. Уртак хезмәтебез нәтиҗәсендә без мөһим перспектив проектларны һәм программаларны тормышка ашырдык. 11 айда 1030 кв. м. торак файдалануга тапшырылган.

Сүз дә юк, узып баручы ел безгә уңыш шатлыгы гына алып килмәде, хәл ителмәгән мәсьәләләр дә шактый әле. Әмма без бердәм булганда җиңеп чыга алмаган авырлыклар юк дип ышанам. Бердәмлек һәм үз көчебезгә ышаныч безгә алга барырга, яңа мөмкинлекләр һәм үсеш офыклары ачарга мөмкинлек бирә. Яңа елда без республика программалары һәм милли проектлар кысаларында халыкның тормыш сыйфатын күтәрү эшен дәвам итәчәкбез. 2021 нче ел республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Туган телләрне саклау-ул киләчәк буын алдында безнең бурыч. Күпмилләтле халкыбызны патриотизм, бердәмлек, бер идеология һәм мәдәният берләштерә.

Якынлашып килүче Яңа ел белән иң ихлас котлауларымны кабул итегез! Әлеге яраткан бәйрәм алдыннан сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, иң изге теләкләрнең чынга ашуын телим. Йөрәкләрегез җылы һәм шатлык белән тулсын, ә һәр гаиләдә иминлек һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International