2021 елның 1 гыйнваре, җомга
Россиялеләр кебек үк, әлкилеләр дә иң яраткан һәм популяр бәйрәм – Яңа елны түземсезлек белән көтте.
Яңа елны район халкы һәм кунаклары бик күңелле бәйрәм итте. Коронавирус чикләүләре аркасында районның төп Яңа ел чарасы 2021 ел җиткәнчегә кадәр узды. Базарлы Матакның үзәк паркында халык күп иде, төп чыршы янында балалар һәм өлкәннәр җыелды, бәйрәмгә авыл яшьләре дә килде.
Район мәдәният йорты артистлары кунакларны бер-бер артлы яңа ел җырлары белән сөендерделәр. Күңелле һәм дәртле музыка астында әлкилеләр бик теләп биеделәр, талантлы башкаручыларга кушылып җырладылар. Район халкын һәм кунакларны Кыш бабай белән Кар Кызы котлады. Көтеп алынган кунаклар белән истәлеккә фотога төшәргә теләүчеләр дә күп булды.
Катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән районның Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов котлады.
- Хөрмәтле район халкы һәм кунаклары! Барыгызны да әлеге күркәм бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Барыгызга да сәламәтлек, озын гомер, уңышлар телим. Күсе елында булган начарлыклар аның белән бергә китсен. Ә үгез елы безнең җиребезгә иминлек, бәхет, уңышлар алып килсен, – дип теләде җитәкче.
Илнур Йосыповның котлавы Яңа ел фейервергы белән тәмамланды. Өлкәннәр дә, балалар да матур салюттан канәгать калды.