2021 елның 2 гыйнваре, шимбә
Иң яхшы Яңа ел бизәге бәйгесендә Толстовлар һәм Мингазетдиновлар гаиләләре җиңде.
Конкурста җиңүчеләрне районның төп чыршысында бүләкләделәр. Бүләкләр «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсеннән тапшырылды.
Конкурс нәтиҗәләре:
1 урын - Александр һәм Лидия Толстовлар гаиләсе (Крайнов ур., 95) һәм Рөстәм һәм Зөлфия Минһаҗетдиновлар (Энергетиклар ур., 1/2).
2 урын - Рәшит һәм Сөембикә Хәмитовлар (Төзүчеләр ур., 13/2) һәм Ринат һәм Резеда Гайнетдиновлар (Төзүчеләр ур., 10/1).
3 урын - Роберт һәм Әлфия Хәйруллиннар (Лесная ур., 5/1) һәм Гөлсинә Миннәхмәтова (Көньяк ур., 40/2).