Россиянең Европа өлешендә яшәүчеләргә кышның йомшак вариантын вәгъдә иттеләр

2021 елның 3 гыйнвары, якшәмбе

2021 елның 3 гыйваре, якшәмбе

. Якындагы берничә көндә Россиянең Европа өлешендә йомшак, әмма кышкы һава торышы көтелә. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде, дип хәбәр итә RT.

Метеоролог көньяк-көнчыгыш килеп чыгышлы антициклон хәзер төньяк чыгышлы антициклонга алмашырга тиеш, дип аңлатты. Соңгысы илнең бөтен Европа өлешендә таралачак.

Аерым алганда, сишәмбе көнне һава температурасы көндез -2-3 градус, ә төнлә -3-5 градус булачак, дип ачыклык кертте Вильфанд.

"Кышның йомшак варианты, әлбәттә, температура нормадан югарырак, ләкин ул булган температура фонына караганда шактый түбәнрәк (Мәскәүдә һәм кайбер башка төбәкләрдә - прим. Т-и) 1, 2 гыйнвар һәм алга таба, - дип ассызыклады белгеч.

Чәршәмбе көнне, пәнҗешәмбе һәм җомга 5-6 градус чамасы салкын көтелә. Шуңа да карамастан, синоптик Раштуага көчле салкыннар көтмәскә киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International