Инфекционист бәйрәмнәрдән соң коронавирус белән авыручылар санының артуын фаразлады

2021 елның 3 гыйнвары, якшәмбе

2021 елның 3 гыйваре, якшәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланганнан соң, Россиядә Covid-19 коронавирусы белән авыручылар саны янә үсә башлаячак. Бу хакта инфекционист Евгений Тимаков кисәтте, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Хәзер авырулар саны бер атнадан соң, беренче биш көннән соң артачак, чөнки кешеләр контактта булачак», – дип аңлатты белгеч.

Эксперт сүзләренә караганда, хәзер илдә Covid-19 белән хәл тотрыклы, әмма киеренке. Хәлнеж тотрыклануын Мәскәүдә гыйнвар ахырына һәм февраль азагына – тулаем Россия буенча көтәргә кирәк, дип төгәлләштерде ул.

Коронавируска каршы көрәш буенча Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә Россиядә 24 150 Covid-19 инфекцияле кеше теркәлгән. Бер көн элек 26 301 авыру турында билгеле булды.

Тимаков теркәлүче авырулар санының кимүе коронавируска тестлар санының кимүе белән аңлатты. Эпидемиянең иң югары ноктасы әле үтмәгән, дип нәтиҗә ясады табиб.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International