2021 елның 4 гыйнваре, дүшәмбе
4 гыйнвар көнне район үзәге Геройлар паркында район мәдәният хезмәткәрләре «Яңа ел уеннары» дип исемләнгән программа белән балаларның күңелен ачтылар.
Чанада куышурга, бозда шуарга, кар белән атышып уйнарга, эстафеталарда катнашырга, алып баручыларның табышмакларына җавап бирергә кызлар һәм малайлар, аларның әти-әниләре, әбиләр һәм бабайлар җыелды. Һава торышы сынатмады. Балалар Әтәч, Аю, Кар бабай, Үгез сыннары әйләнәсендә саф һавада уйнадылар. Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары үз куллары белән кар һәм боздан ясаганнар бу җанварларны.
Ике командага бүленеп, балалар бик телеп барлык уеннарда да катнаштылар. Әйтергә кирәк, клоун Гоша (Эльвира Зыятдинова) һәм Пи-пи тычканы (Аида Гайнетдинова) бик тырыштылар. Уен программасы ахырында бергәләп фотога төштеләр һәм барлык катнашучыларга тәм-томнар өләштеләр.