2021 елның 6 гыйнваре, чәршәмбе
Христов раштуасы алдыннан ГТХМ хезмәткәрләре Әлки районы храмнарын янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерделәр.
Район территориясендә бәйрәм чаралары Базарлы Матак, Түбән Колчурино һәм Сихтермә-Хузангайда урнашкан 3 храмда планлаштырылган. ГТХМ хезмәткәрләре руханилар һәм мәхәллә кешеләре белән янгын куркынычсызлыгы турында инструктаж үткәрделәр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искә төшерәләр, гыйбадәтханәләрдә янгын сүндерү җайланмалары 1,5 метр биеклектә махсус кронштейннарда сакланырга тиеш. Шунысын да онытмаска кирәк, 2 елга бер тапкыр янгын сүндерүчеләр тикшерү һәм перезарядка үтәргә тиеш.
Эвакуация чыгу юлларын томалап куярга ярамый, ә ишекләр ачкычсыз иркен ачылырга тиеш. Лампадалар һәм светильник өчен сыек ягулыклар металл тартмаларда сакларга кирәк.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә Раштуа бәйрәм чараларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш дәвам итә һәм Министрлыкның даими контролендә тора, дип билгеләп үттеләр.
Шулай ук бәйрәм чаралары вакытында гыйбадәтханәләрдә коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча бөтен санитар чаралар комплексы үтәләчәк.