Әлки районында узган ел 71 гаилә төзелгән

2021 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елның 6 гыйнваре, чәршәмбе

Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина хәбәр иткәнчә, былтыр 99 яңа туган бала теркәлгән. Дөрес, әлкилеләр гаиләләрендә дөньяга килгән бәбиләр саны күбрәк. Әмма аларның кайберләрен, әйтик, Казан, Чистай шәһәрләре бала тудыру йортларында дөньяга аваз салганнарын, шунда ук исәпкә алганнар.

Бәбиләрнең 64е- малай, 35е-кызлар.

26 бала гаиләдә беренче булып туган.35 бала-гаиләдә икенче, 29 бала- гаиләдә өченче, 7 бала гаиләдә дүртенче сабыйлар. Ике гаиләдә бишенче тапкыр әти-әни булу бәхетен татыганнар.

Былтыр 71 парның никахы теркәлгән. Ә 37 гаилә таркалган. Ни аяныч, 330 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International