Роспотребнадзор илдә коронавирус вәзгыятенең тотрыкландыру турында белдерде

2021 елның 7 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 елның 7 гыйнваре, пәнҗешәмбе

 Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова үткәргән селектор киңәшмәсендә сүз барды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Күзәтчелек органы мәгълүматларына караганда, соңгы атнада ил буенча бер тәүлектә коронавирус йоктыручылар саны 100 мең кешегә 18,9 очрактан 16,5 очракка кадәр кимегән. Әмма кайбер төбәкләрдә ул 100 мең кешегә 2,44 очрактан башлап, 67,98 күрсәткеченә кадәр җитә.

Бу «коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү юнәлешендә җитди эшләү, шул исәптән Яңа ел бәйрәмнәре вакытында бөтен саклык таләпләрен үтәү мөһимлеге турында сөйли», - дип искәрттеләр Роспотребнадзорда.

Соңгы вакытта ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны буенча кискен күрсәткечләрне узып киткән төбәкләр саны 63тән 43кә кадәр кимегән.

Мәгълүм булганча, соңгы тәүлектә Россиядә коронавирус йоктыруның 23 541 очрагы ачыкланган. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда Covid-19 инфекциясе белән авырган 89 кеше теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International