Әлки районы храмнарында Раштуа гыйбадәтләре узды

2021 елның 7 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 елның 7 гыйнваре, пәнҗешәмбе

Әлки районы храмнарында Раштуа гыйбадәтләре узды. Төп бәйрәм хезмәте 7 гыйнварга каршы төндә Базарлы Матак авылында Изге Троица храмында узды.Дини  литургияне Әлки һәм Спас районнары благочинные Андрей атакай үткәрде.

Гыйбадәттә район башлыгы Александр Никошин һәм район советы аппараты җитәкчесе Виталий Ярославлев катнаштылар. Александр Никошин прихожаннарны Раштуа һәм Яңа ел бәйрәмнәре белән тәбрикләде, ихлас теләкләрен җиткерде:

 

-Хөрмәтле райондашлар! Сезне Раштуа бәйрәме һәм яңа ел башлану белән чын күңелдән котлыйм! Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек, шатлык, изге эшләрегездә уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International