Әлки балалары өчен ачык һавада бәйрәм оештырылды

2021 елның 8 гыйнвары, җомга

2021 елның 8 гыйнваре, җомга

Әлки районы Базарлы Матак авылында Тыл хезмәтчәннәре паркында балалар өчен бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмгә күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да чакырылган. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Кызларны һәм малайларны Кар кызы (Любовь Борисова) һәм Федя үгезе (Людмила Емельшина) каршы алды. Алар балалар өчен кызыклы уеннар һәм конкурслар үткәрделәр. Чыршы турында җырлар җырладылар, кар бәрешеп уйнадылар, татар һәм рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр. Өстәвенә, кечкенәрәк балалар мәктәп укучыларына караганда күбрәк шигырьләр сөйләде.

Көйләрне авыл кешесе Марс Ибраһимов  баянда сыздырды гына. Иң кирәк җирендә туктап та кала алды. Шул ук вакытта балалар биремне үтәделәр.

Әйтик, Женя Крайнова сеңлесе Кристина белән барлык җыелучыларны Яңа ел белән котладылар, ә Алексеевск бистәсеннән өч яшьлек Булат Гаязов (каникулга әбиләргә кунакка килгән) Тылсымлы чыршы турында озын шигырь сөйләде. Аның апалары Миләүшә һәм Зилә дә барлык конкурсларда актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International