2021 елның 11 гыйнваре, дүшәмбе
Республика юлларында 636 берәмлек кар чистарту техникасы эшли, шуларның 444е төбәк юлларында. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
«11 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан. Көндез кар, төнлә кайбер районнарда буран, - дип билгеләп үттеләр ведомствода. - Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана».
Татарстанда үткән тәүлектә муниципалитетлар арасындагы маршрутларга 125 автобус чыккан.