Әлки районы юлларында Яңа ел каникуллары имин узды

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның 11 гыйнваре, дүшәмбе

Узган тәүлектә Татарстанда 90 яңа Covid-19 очрагы теркәлгән. Ике очрак читтән кертелгән, калганнары-контактлы, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

"23 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 67 кеше өйдә дәвалана», — дип аныкладылар ведомствода.

Иң күп чирләүчеләр 30дан 50 яшькә кадәр татарстанлылар арасында ачыкланган, алар 28 кеше. 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге кешеләр арасында 24 авыручы бар.

Инфекцияләнүчеләрнең күбесе Казанда, чирне 52 кеше йоктырган. Яр Чаллыда тугыз очрак теркәлгән. Башка муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча Яшел Үзән, Түбән Кама районнары алда бара - Covid-19 йоктыруының биш һәм дүрт очрагы. Алексеевск һәм Бөгелмә районнарында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның өчәү, Апас районында 2 очрак ачыкланды. Баулы, Буа, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Нурлат, Питрәч, Саба, Чистай, Ютазы районнарында - берәр очрак.

Татарстанда яңа коронавирус йогышы пандемиясе башланганнан бирле 14,2 меңнән артык кеше авырган. Аларның 11 меңнән артыгы савыккан, шул исәптән 18е — узган тәүлектә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International