2021 елның 11 гыйнваре, дүшәмбе
Узган атна ахырында ук авыл мәктәпләренә азык-төлек китерә башладылар. Бүген укучылар иртәнге һәм төшке ашны яңача ашый. Без укучыларны тукландыру эшенең ничек торуын белештек.
"Иртәдән һәр сыйныф җитәкчесе өлкән пешекчегә иртәнге, төшке ашка киләчәк, шулай ук 8 сумга тукланачак укучылар саны турында хәбәр итә. Ата-аналары мәктәп иртәнге ашларын түләүдән баш тарткан укучылар өчен туклануны оештыруга нәкъ менә шундый сумма бүлеп бирелә. 2012 елның 29 декабрендәге «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 273-ФЗ номерлы законның 37 статьясы нигезендә һәр бала мәктәптә тукланырга тиеш. Кызганычка каршы, бу сумма бик аз, әмма пешекчеләр балаларны бу суммага да ашаталар», - ди район мәгариф идарәсе органы җитәкчесе урынбасары Наталья Захарова.
Бүген Базарлы Матак урта мәктәбендә иртәнге ашка геркулес боткасы, бер җиләк-җимеш (әфлисун яки алма), шикәрле чәй, итле пәрәмәч тәкъдим иттеләр. Төшке ашка укучылар алмалы кишер салаты, итле борщ, сыер итеннән котлетлы токмач, компот һәм икмәк белән тукланды.
Күпләрнең фикеренчә, яңа туклану укучыларга бик ошады.