Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлау

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

2021 елның 12 гыйваре, сишәмбе

Хөрмәтле прокуратура органнары ветераннары һәм хезмәткәрләре, һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлауларымны кабул итегез!

Район прокуратурасында үзләренең гражданлык һәм хезмәт бурычларын намус белән үтәгән,  иң яхшы традицияләрне лаеклы дәвам итүче һәм арттыручы чын профессионаллар эшли.

Хокук тәртибе, гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау, коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеге, гражданнар тынычлыгын һәм татулыкны саклап калу шактый дәрәҗәдә сезнең хезмәтегезгә бәйле.

Һөнәри эшегезгә бирелгәнлегегезне, шәхси батырлыгыгызны югары бәяләп, Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм алга таба да эшегездә уңышлар телим! Канун сакчыларының мактаулы исеме сезгә тормышта көч, энергия һәм иң катлаулы һөнәри бурычларны хәл итүдә оптимизм бирсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International