Әлки районына мобиль поликлиника килде

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

2021 елның 12 гыйваре, сишәмбе

Беренче тукталыш Юхмачы авылы булды (эш көннәре-11-15 гыйнвар). Икенче пункт-Чуаш Кичүе авылы (18-22 гыйнвар), өченче пункт-Иске Матак авылы (25-29 гыйнвар), соңгы пункт - Яңа Салман авылы (1-5 февраль). Якын-тирә авылларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк. Көн саен 100 кешегә кадәр  табиб-онколог, кардиолог, эндокринолог, невролог, офтальмолог, гинеколог һәм кан тамырлары хирургы белгечләре кабул итәчәк.

Кабул итү иртәнге 9дан башлана һәм соңгы пациентка кадәр бара.

Мобиль поликлиникаларның төп максаты-авыл халкын профилактик күзәтүләр белән тәэмин итү һәм авыруларны иртә ачыклау. Сәламәтлек автопоездлары диспансерлаштыруның икенче этабын да үткәрәләр.

Моннан тыш, Базарлы Матак РҮХнең баш табибы урынбасары Игорь Леонтьев хәбәр итүенчә, өлкән буынны мобиль комплекска алып килү оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International