Татарстанда коронавирустан тагын өч хатын-кыз вафат булды

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

2021 елның 12 гыйваре, сишәмбе

Өч хатын-кыз Татарстанда коронавирус инфекциясе корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Covid-19 аркасында 1957, 1946 һәм 1936 елларда туган хатын-кызлар вафат була.

"Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде",-диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Пандемия башланганнан бирле 210 кеше вирус корбаны булган. Соңгы тәүлектә республикада коронавирус йогышы белән зарарланган 89 кеше ачыкланган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International